Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Каразирек авылыннан Фәкия апа Миңнехановага – 90 яшь

Яшьләрчә килешле итеп чәчен кистергән, төз буй-сынлы, ачык йөзле Фәкия апага һич кенә дә үзенең табигый яшен бирмәссең.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Гәрчә, сугыш чоры баласының язмышы җиңелләрдән булмаса да. “Беренче сыйныфка укырга кергәч, әти ирләр кәчтүменә төреп мәктәпкә илтә һәм килеп ала иде – өскә кияргә кием-салым булмады. Әмма белем алу теләге көчле булды”, - дип сөйли юбиляр. Төгәл фәннәрне су кебек эчкән кыз, Бөгелмәдә укытучылар әзерли торган курсларны тәмамласа да, шактый еллар сәүдә өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Суммаларны счет төймәсенә салып тормыйча, хәтердән генә исәпләп чыгара иде, дип сөйли төпчек улы әнисе турында. Сүз уңаеннан, Фәкия әби бүген өч улы һәм аларның гаиләсенең кадер-хөрмәтен тоеп яши. Сигез оныгы, 13 оныкчыгы булган Фәкия Латыйп кызы Миңнеханова бер дә картаерга ашыкмый – үз тормышын үзе көтә, китап-журналлар укырга яратучы сугыш чоры баласы алты төрле матбугат басмасы гына яздырып ала икән.
Хезмәт ветераны Фәкия Латыйп кызы Миңнеханованы олуг юбилее белән район советы аппараты җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова, Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, туганнары һәм якыннары тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X