Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу авылы зиратлары тәртипкә салына

Иске Урыссу авылы халкы телендә “аскы өч зираты дип атала торган изге йортның хуҗасы алмашынганга әле өч кенә ай вакыт узды, әмма шушы вакыт эчендә зиратны төзекләндерү буенча 14 өмә оештырылды.

- Бүгенге көндә төп максат – карт агачларны кисеп чыгару, - дип хәбәр итте безнең белән элемтәгә чыккан зират хуҗасы Сәетнур Рәфыйков.

Территориясе шактый зур булган изге йорт эченнән үк юан кәүсәле озын агачлары кисеп алу, әлбәттә, ансат эш түгел. Моның өчен иң әүвәл махсус техника таләп ителә. Сәетнур Рәүф улы шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итә – зиратта оештырылган өмәләрнең өчесендә кран катнаша. Шәхси техникасы булган авылдашлар да изге эшкә күмәк көч белән алына. Әйтик, Сәетнур Йосыпов үз тракторы белән бер генә өмәдә дә катнашмый калмый. Техника белән ярдәмгә килгән Илдар Насыйбуллин, Таһир Садыйковның, кулларына бензин пычкысы тотып килгән Илдар Сафин, Рамил Гыймаев, Ирек Йосыпов, Илдар Шәйдуллин, Рөстәм Мәхмүтов, Рамил Абдурахманов, Илнур Ильяов, Айнур һәм Алинур Вәлиевлар һәм башкаларның хезмәтен югары бәяли зират хуҗасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев