Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу авылында сайлау комиссиясе бушап тормый

Үзара салым кертү буенча бүген уза торган референдумга Иске Урыссу авылы гражданнары яхшы кәеф белән килә.

- Юллар яхшы, зиратларны тәртипкә кертү буенча өмәләр уза, - дип үз фикере белән уртаклашты пенсионерлар. Чыннан да, киләсе елда халыктан җыелачак һәм республика бюджеты хисабына дүрт тапкырга артып кайтачак әлеге социаль түләү хисабына 2019 елда да изге йотларны төзек тоту күздә тотыла. Сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Йосыпова хәбәр итүенә караганда, тавыш бирү яшендәге гражданнар арасыннан 10 сәгатькә сайларга килгән халык саны 25 процентны тәшкил иткән. Йорттан чыгып йөри алмый торган кешеләрне яннарына барып сайлаттыруны комиссия әгъзалары төшке аштан соң планлаштыра. Андыйлар Иске Урыссу авылында 13 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев