Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу авылында Тәнзилә Йосыпованың китабын тәкъдир итү кичәсе узды

 “Туган ягым – тарих чоңгылларында”.

Узган җомгада Иске Урыссу авылында истәлекле вакыйга булды. Тәнзилә Йосыпова туган авылы тарихына багышланган "Туган ягым – тарих чоңгылларында" китабын тәкъдим итте.

Автор тумышы белән Иске Урыссу авылыннан, лаеклы ялга чыкканчы зоотехник булып эшләгән. Һәрвакыт туган авылының тарихы белән кызыксынган. Хәзерге вакытта үзе туып үскән авылында яши, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша.

...Күптән көтелгән бу көнне авыл мәдәният йорты тамашачылар - авыл халкы һәм кунаклар белән тулы иде. Күпләр үскән, белем алган, хезмәт куйган елларын хәтерләрендә яңарту өчен, ераклардан сагынып кайткан…

Чарага килүчеләр фойега куелган авыл җитәкчеләре һәм рәисләре, танылган якташлары, авыл халкы сурәтләнгән борынгы фоторәсемнәрне зур кызыксыну белән карады, хатирәләре белән уртаклашты. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән күп кенә фоторәсемнәр китапта да урын алган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, автор тарафыннан зур эш башкарылган. Күпләр, шул исәптән мин дә, зур күләмле - 434 битле китапның зәвыкъле итеп бизәлүенә сокландым. 31 бүлектә һәм кушымталарда китап авторының шәхси һәм авыл халкының гаилә архивларыннан фоторәсемнәр файдаланылган. Тулы төсле басмада мавыктыргыч, эчтәлекле материаллар, истәлекләр тупланган. Авыл тарихы аерым бүлекләрдә чагылыш тапкан. Кичә барышында аларның һәркайсы белән таныштырып чыктылар. Мәсәлән, җирлекнең барлыкка килү тарихы: мәчет һәм зиратлар тарихы. Бу бүлек буенча Венера Хафизова чыгыш ясады. Шулай ук авыл советы барлыкка килү темасы киң яктыртылган. Укучыларга төрле елларда авылдагы почта бүлегенең ролен белү кызык булыр, мөгаен. Шулай ук китапта авылның барлыкка килүен һәм мәдәни яктан үсешен яктыртуга да лаеклы урын бирелгән.

Китапның эчтәлеге һәм билгеләнеше турында аның кереш өлешендә тулырак итеп язылган:

"Китап Иске Урыссу авылына нигез салучылар, элек биредә яшәгән һәм туган җирендә хезмәт куйган борынгы бабаларыбыз истәлегенә багышлана.

Без бай тарихлы һәм мәдәниятле җирдә яшибез. Иске Урыссу авылы тарихы гасырлар буена барлыкка килгән. Кече Ватаныбызның төп байлыгы – аның кешеләре. Иске Урыссу халкының горурланырлык, хөрмәткә лаек шәхесләре  бар. Туган җиребездә эшләгән һәм яшәгән әти-бабаларыбызның тормышы, илебезгә намуслы хезмәт итүе киләчәк буыннар тарафыннан ихтирамга лаек. Аларның һәркайсы авылны, туган якны үстерүгә кулыннан килгәнчә өлеш керткән».

Китап төрле яшьтәгеләр һәм төрле һөнәр ияләре арасында зур кызыксыну уятыр, дип уйлыйм. Беренче чиратта, әлеге хезмәтнең тәрбияви әһәмиятен ассызыкларга кирәк, бу китап педагоглар өчен сизелерлек ярдәм булачак. Күләмле китапта бихисап фотографияләр тупланган, бу исә төрле еллардагы вакыйгаларны күзалларга мөмкинлек бирәчәк.

Шунысы куанычлы, әлеге чарада Иске Урыссу халкы гына түгел, туган авылыннан читтә яшәүче якташлары да катнашты. Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, район архив бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчә рәисе Лилия Гәрәева, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма рәисе, башкарма комитетның оештыру бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әминова һәм башкалар хөрмәтле авторга изге теләкләрен җиткерде. Тәнзилә Габдулла кызы исеменә шулай ук авыл халкы һәм туганнары исеменнән дә күп кенә җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Сергей Рузанов билгеләп үткәнчә, без барыбыз да үз ватаныбызны яратабыз, ә шушы хисләрне китапта тасвирлау зур талант һәм тырыш хезмәт сорый. Шунысы куанычлы, безнең районда талантлы кешеләр яши һәм эшли. Чыгыш ясаучылар китап авторына чәчәк бәйләмнәре тапшырды, яңа иҗади уңышлар теләде һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бу китап Иске Урыссу авылында яшәүчеләргә, шулай ук аларга алмашка килүче яшь буынга да кызыклы булачак. Бәлки ул кемгәдер үзенең шәҗәрәсен, гаилә тарихын һәм нәсел тамырларын тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәр. Китап якташларыбыз, шулай ук туган ягыбыз, аның кабатланмас тарихына битараф булмаучылар тарафыннан җылы хисләр белән кабул ителер, дип ышанасы килә...

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X