Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу авылында яңа ФАП

Моннан берничә минут элек Иске Урыссу авылында республика программасы буенча тергезелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Тантанага җыелган күп санлы авыл халкын, кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. Сүз алган районның баш табибы Светлана Шакирова, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзегән подряд оешмасына, тирә-як территорияне тәртипкә китергән, аны ихаталап алган авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әйтергә кирәк, Иске Урыссу авылында яңа ФАП төзүгә республикадан 2 миллион 904,1 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Тулаем инженерлык коммуникациясенә тоташтырылган, барлык кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән фельдшер-акушерлык пункты ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, баш табиб Светлана Шакирова һәм Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминовага бирелде. Тантанага җыелган халык өчен күңелле мизгелләр моның генә тәмамланмады – Иске Урыссу авылы халкына район мәдәният йорты артистлары, авыл үзешчәннәре матур концерт программасы да бүләк итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев