Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Искеурыссулылар сәламәтлек өчен

Иске Урыссу авылында узган халык очрашуы район мәдәният йорты артистларының Бөек Җиңүне каршы алуның 75-еллыгы һәм ТАССРның 100-еллыгына багышланган концерт программасыннан башланып китте.

Район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина һәм башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шарипов 2019 елда районның социаль-икътисади торышына анализ ясады һәм агымдагы елда эшләнәчәк эшләргә тукталдылар. Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин Иске Урыссу авылы җирлеге башлыгы Фәния Аминованың эшенә анализ ясады.

Искеурыссулылар өчен иң сөендергән хәбәр - агымдагы елда авылның ике урамына, ниһаять, табигый газ килеп җитү дигән хәбәр булгандыр. Чөнки әлеге мәсьәлә соңгы 4-5 елда искеурыссулылар өчен иң борчыган сорауларның берсе булып кала килде. Моннан тыш, авыл халкы сәламәтлек өлкәсенә кагылган сораулар буенча да күп мөрәҗәгать итте. Районның баш табибы Светлана Шакирова аларның һәрберсенә җентекләп җавап бирде. Әлеге сораулар һәм аларга җаваплар белән, сез газетабызның киләсе санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев