Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Итле салат рецепты

Чикләвекне 3 сәгатькә яки төнгә суга салып калдырырга.

Салат өчен: кызыл татлы борыч, помидор, салат яфраклары (башка яшеллекне дә сайларга мөмкин), әстерхан чикләвеге, сыер ите, консервланган кызыл фасоль, үсемлек яки зәйтүн мае, тоз.

Аш пешергәндә салатка дигән итне алып куярга мөмкин.


Чикләвекне 3 сәгатькә яки төнгә суга салып калдырырга. Бу чикләвек тиз үзләштерелсен һәм кеше организмы өчен зарарлы булган фитин кислотасы чыксынга эшләнелә.

Татлы борычны, помидорны, пешкән итне шакмаклап турарга, салат яфракларын (яшеллекне) һәм чикләвекне дә вакларга яки турарга.

Томат соусындагы фасоль белән тәмлерәк булачак. Фасольне су белән юдыртырга, саркытырга.

Барлык ингредиентларны бергә кушып, тоз сибәргә һәм май салып болгатырга.

Туклыклы салат әзер! Тәмле булсын!


Гөлүзә Василова
Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында 

Автор: Гөлүзә Василова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X