Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр!

Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.

Безнең халыкның  аңында  һәм күңелендә  балалар мәсьәләсе, аларның  бүгенгесен һәм киләчәген   кайгырту  һәрвакыт  өстенлеккә ия булды һәм шулай  булып  кала  да.  Бүген  Татарстанда  балалы  гаиләләрнең тормышын  яхшыртуга юнәлдерелгән,  бала хокукларын  һәм мәнфәгатьләрен яхшырак тәэмин итү  принцибына  корылган  күләмле    программалар  һәм проектлар   гамәлгә ашырыла.  Татарстан  Республикасы  –  балалар өчен  иң кирәкле  инфраструктураны булдыру  һәм үстерү өлкәсендә  лидер:  соңгы  елларда    уннарча яңа төзелгән  һәм капиталь ремонт  ясалган балалар бакчалары  һәм мәктәпләр, хастаханәләр һәм поликлиникалар, иҗат, спорт   йортлары, уен мәйданчыклары, шәһәр яны  лагерьлары, боз һәм спорт сарайлары  балалар өчен  үз ишекләрен ачты.     

Бүгенге  бәйрәм  көнендә   бөтен  гомерләрен  балалар  белән эшләүгә багышлаган  барлык  кешеләргә, шулай ук  яшь буынга   намуслы,  кешелекле, гадел булу  сыйфатларын  сеңдереп  үстерүче әти-әниләргә, әби-бабайларга  олы  рәхмәтемне  җиткерәсем килә.  Сезгә бу  җиңел  булмаган, әмма    ихтирамга  һәм хөрмәткә  лаек булган  балалар  тәрбияләү эшендә уңышлар,  зирәклек һәм  күңел  киңлеге  телим! 

Яшь татарстанлылар, сезгә теләгем шул: яңадан-яңа  уңышларга  ирешегез, тирән белем алып, тәрбияле  булып,  өлкәннәр өчен ышанычлы  терәк, туган  илебезнең горурлыгы  булып  үсегез! Күңелле каникуллар сезгә!  Бәхетле  балачактан  якты  тәэсирләр алыгыз!

Кадерле  дуслар! Балалар  бездән яхшылык  һәм игелекле  гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуларга мохтаҗ,   безне яраталар, һәм тулысы  белән безгә ышаналар,  аларның  киләчәге  безнең кулда.   Әйдәгез, балаларның  ышанычын югалтмыйк, аларның  өметләрен  аклыйк, аларны    тагын да  бәхетлерәк итәр өчен  тырышыйк, аларны  яратыйк!  Балаларның  барлык  хыяллары  тормышка ашсын!  Аларның  рәхмәтле  һәм бәхетле  күз карашы безнең барыбызга  да  зур  бүләк!  

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА БАЛА ХОКУКЛАРЫ БУЕНЧА ВӘКАЛӘТЛЕ ВӘКИЛ 

 УДАЧИНА ГҮЗӘЛ ЛЮБИС КЫЗЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X