Какылы Күл авылы өлкәннәре үз үзләренә бәйрәм оештырган
Кичә Какылы Күл авылы пенсионерлары бергәләп, матур итеп Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм иткән.
Аларны календарьдагы бу якты көн белән Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова һәм Какылы Күл авылы беренчел ветеранар советы җитәкчесе Фәйрүзә Мортазина тәбрик иткән. Авыл клубына җыелган егермегә якын кеше үзләре үк концерт белән чыгыш тоткан һәм бергәләп корган мул сый-нигъмәтле табын артында чәй эчкән.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев