Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карлыган һәм крыжовник баллы булсын өчен, яз көне нәрсә сибәргә?

Карлыган һәм крыжовник төбенә бәрәңге кабыгы салырга да була.

Тәҗрибәле бакчачылар карлыган һәм крыжовник төбенә бәрәңге әрчегәннән соң калган кабыкларны сала. Шулай итсәң, аларның җимешләре баллы булып үсәр. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Шулай ук бәрәңге крахмалы да кулланырга була.

Моның өчен яз көнендә һәр карлыган куагы төбенә 2 аш кашыгы крахмал сибәргә кирәк. Крахмалны туфрак белән каплап, өстенә су сибәргә дә ярый.

Ашламаны сыек итеп ясарга да була. 3 литр суда 2 аш кашыгы крахмалны эретегез. Һәр куакка шуны сибегез.

Крахмалда калий күп була, ул җимешләрне үстерә, яфраклар күбрәк үсү өчен дә файдалы, җимешләрне балландыра һәм иртә коелудан саклый, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев