Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кассир кыз банктан миллионнар урлап, күкрәкләрен зурайткан һәм илдән качмакчы булган

Карак кыз ставкалар куйган, яңа телефон алган.


Түбән Новгородта кассир булып эшләүче 23 яшьлек кыз банктан 26 миллион сум урлаган. Ул акчаларны бер ел дәвамында төрле суммалар урлап алып чыккалап җыйган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Карак кыз урланган акчага күкрәкләрен зурайткан, аннары илдән качып китәргә җыенган.

Узган дүшәмбедә кассир кыз эшкә килмәгән. Ләкин ул качарга өлгерми, аны оператив рәвештә тоткарлыйлар.

Сорау алганда ул акчаның бер өлешен спорт бәйгеләренә ставка куюга, күкрәген зурайттыруга, яңа телефон алуга тотуын әйткән. Калган акчаларны ул илдән качып китәр өчен җыеп куйган.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев