Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылы балалары – Пионерия туган көнендә

Кемнәр ул пионерлар? Комсомоллар нинди кешеләр?

лсөяр ВАЛЕЕВА)  Әлеге сораулар Кече Урыссу авылы укучыларын 19 май - Пионерия көнендә мәктәп музеена алып килде.

Пионериянең барлыкка килү тарихы белән танышканнан соң, бу оешманың төп атрибутикалары - кызыл галстук, пионер значогы, быргы-барабан, пионерларның тантаналы вәгъдә тексты, шул еллардагы махсус мәктәп формасын карау укучылар өчен кызыклы булды. Мәктәптә ярдәмче булып хезмәт итүче, 68нче елларда ук пионерга кабул ителгән Әнәс абый Ибраһимов безнең тавышларны ишетеп, кызыксынып музейга килеп кергән иде. Аның  үз пионер балачагын искә төшерүе бик урынлы булды. Начар билгегә укучыларны пионерлыкка алмаулары, әгәр тәртип бозсаң, пионер сафларыннан чыгаруларын, лагерьарда пионер учаклары ягуларын, макулатура, кырга ашлама өчен көл җыеп йөрүләрен Әнәс абый ялкынланып сөйләде. Кызыл галстукны күреп алгач: «Эх, шушы галстукның очларын чәйнәп утыруы тәмле була иде», - дип безне көлдереп тә алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев