Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылы өлкәннәре көзләрдән ямь табып яши

Кече Урыссу авылы мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге коллективлары берләшеп, өлкәннәр өчен "Көзләрнең дә була үз яме" исемле бәйрәм кичәсе оештырган.

Өлкән буын вәкилләрен Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев һәм ветераннар советы рәисе Гөлсинә Шакирҗанова бәйрәм белән котлады, дип яза чараны оештыручылар. Сүз алган кунаклар үзләренең авыр шартларда фермада, кырда эшләгән еларын искә алган. Шуңа күрә бүгенге буынны алар тормышның кадерен белеп яшәргә чакырган.

Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барган. Җырлар, шигырьләр яңгыраган. Кичә чәй табыны артында тәмамланган.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев