Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында – тылсым дөньясы

Яңа ел җитүен сабыйлар кебек түземсезләнеп көте алучы тагын кем бар икән? Кыш бабайның төнлә килеп, чыршы төбенә бүләк куеп китүенә ышанган чаклар бик еракта калса да, Яңа ел алды көннәрендә могҗиза булырга тиеш һәм аны син, мин һәм алар …булдырмаса, ул “тылсым дөньясын” кем оештырыр?!

Кече Урыссу авылының мәктәп һәм “Ләйсән” балалар бакчасы урнашкан ишек алдына килсәгез, биредәге матур-матур кар сыннарын күреп шаккатыр идегез. Оста сынчы-бизәүче, әйтерсең лә, тылсымлы таягы белән йөгереп узган: Нуф-Нуф, Ниф-Ниф, Наф-Наф һәм тагы бик күп таныш әкият персонажлары сезне колач җәеп каршы алачак. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кар юк диеп тормады. Җем-җем килеп балкып торучы чыршы янына Кыш бабай, Кар кызы, 2019 ел символы - тукмак борын-дуңгызны утыртып куйдылар. Болан малае Бембины да күргән булыр идегез, әмма аның чатлы мөгезләре кулы кычыткан бәндәләр тарафыннан җимерелеп төшергә өлгерде…

Һава торышы тотрыксыз булуы аркасында бөтен эш тә без теләгәнчә килеп чыкмаса да, Ташкичү авыл җирлеге көче белән боз катырып әзерләнгән шугалакның ишекләре һәрвакыт ачык. Ә алда безне тагын да күңелле вакыйгалар көтә - җыр-биюле, уен-көлкеле Яңа ел тамашасы гына да ни тора! Бик тиздән бар җиһанга аяк басачак 2019 ел да изге эшләрдән, якты уйлардан гына торсын!

Илсөяр ВАЛЕЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев