Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу урамнарында - яңа электр үткәргечләре

Ташкичү авыл җирлеге гражданнары белән узган җыенда шәхси ярдәмче хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек асраучы Рәвис Солтанов гаиләсенә триммер бүләк ителде.

Бүген авылларда ишле мал тәрбияләп яшәүче кешеләр булуы – үзе бер байлык. Шулай да Ташкичү авыл җирлегендә 2019 елда булган 80 баш сыер, моннан алдагы ел белән чагыштырганда, алты башка кими төшкән. Республика бюджетыннан ихатасында савым малы асраган халыкка 222, мең сум субсидия түләнгән.

Ташкичү авыл җирлегендә, аның башлыгы Рамил Вәлиев чыгышыннан аңлашылганча,  2019 елда бюджет планы 104 процентка үтәлгән. Республика, җирлек бюджеты һәм үзара салым хисабына - барлыгы 3 миллион 399 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Алар – юллар, утлар, спорт мәйданчыгы төзелеше һәм булган объектларга косметик ремонт. 2019 елда Такшкичү авыл җирлегендә гамәлгә ашкан тагын бер күләмле эш – ул Кече Урыссу авылының Бакча һәм Газизуллин урамнарында яңа трансформатор урнаштыру һәм электр уты тартырга мөмкин булган. Җирлектә үз көчләре – җирле предприятиеләр, эшкуарлар һәм гади халык көче белән дә төзекләндерү чаралары күрелә.

Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче халык белән очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин район тормышы турында кыскача сөйләп узды һәм яшәүчеләрне борчый торган сорауларга җавап бирде.

Җыен ахырында Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев Кече Урыссу авылы мәдәният йортында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр Мөнирә Хәнипова һәм Зәния Әфләтуновага, рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырды.   

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев