Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызлар советы мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты

Сөйләшү түгәрәк өстәл артында узды.

Башлангыч оешма вәкилләре район хатын-кызлар советының 2022 елга билгеләнгән планнарын тыңлады. Алар белән район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова таныштырды.

Аерым алганда, ул җыелучыларның игътибарын Урыссу бистәсендәге хатын-кызлар советы рәисен билгеләү, җирлекләрнең хатын-кызлар советларына яшьләрне җәлеп итү зарурлыгына юнәлтте.

- Мәсәлән, районда гына түгел, аннан читтә дә танылган «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбленең элекке биючеләре хәзер инде гаиләле яшь әниләр, - дип билгеләп үтте Наилә Хөснетдинова. - Хореография коллективында алар күпмедер дәрәҗәдә лаеклы осталык мәктәбен узды. Һәм мондый кызлар, ханымнар бүген район хатын-кызлар хәрәкәтенең төп өлешен тәшкил итәргә тиеш.

Очрашу барышында шулай ук «Ютазы районының җиде капкасы» проектына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин билгеләп узганча, “капкалар” күзгә күренеп торырлык булырга тиеш. Башлангыч оешма вәкилләре аларның керү өлеше, һәр капканың ниндидер үзенчәлеге булуын күзаллаулары турында сөйләде. Очрашуда цифрлаштыру мәсьәләсе дә читтә калмады. Зөлфия Гыйбадуллина муниципалитеттагы күп кенә хезмәтләрнең онлайн-режимга күчүе турында белдерде.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Наилә Хөснетдинова район гәзите битләрендә районның барлык мәчетләре тарихын яктыртырга тәкъдим итте. Ул шулай ук район башлыгының игътибарын авыллар биләмәсендә гамәлдә булган авыл хуҗалыгы формированиеләренең тарихын торгызу буенча эшне яңарту мөһимлегенә юнәлтте. Аяз Шәфыйгуллин үз чиратында әлеге мәсьәләләрне тулысынча аңлавын һәм теләктәшлеген белдерде. Шул ук вакытта ул быел Урыссу бистәсенең оешуына 75 ел тулуын, аның төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәгән торак пункт булуын ассызыклады. Шуңа күрә район хатын-кызлар советы, халыкның рухи үсеш мәсьәләсен күтәреп, бу очракны да исәпкә алырга тиеш, дип билгеләп үтте ул.

Әлеге мәсьәләләрнең барысы да беркетмәгә теркәлде. Гомумән, хуш исле чәй табыны артында җылы мохиттә узган очрашу нәтиҗәле булды. Хатын-кызлар советы утырышында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район советы аппараты җитәкчесе Наталья Майорова һәм башкалар катнашты.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев