Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт яшендәге кешеләр вакцина ясата

Татарстанда коронавируска каршы прививка ясатмаган кешеләргә карата өстәмә чикләүләр кертелгән көннән алып Урыссу үзәк район хастаханәсендә “таҗлы” вирустан вакцина ясатырга теләүчеләр саны бермә-бер артты.

 

- Узган атнада 250-300 кешегә кадәр вакцина куйган көннәр булды, - дип хәбәр итте прививка кабинеты шәфкать туташы Лиана Ахунова.

Ютазы районында сәнәгать һәм агросәнәгать предприятиеләре эшчеләренә күчмә вакцина кую кампаниясе дә яхшы эшли. Табиблар бригадасы “Электросоединитель” заводы, УПНМ, Әпсәләм комбинаты хезмәтчәннәренә ковидтан вакцина ясарга барды.

Пандемия башланган чордан алып Урыссу үзәк район хастаханәсенә барлыгы 10 915 вакцина кайткан, шуның 10 765е куелган. Коронавирустан прививка ясату яшендәге гражданнарның 89,9 процентына вакцина ясалган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев