Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттән тәм табучы

Арабызда фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган, тыйнаклыгы белән соклану уяткан шәхесләр яши.

 

Алар беркайчан да “мин” дип, “чәчрәп” алга чыкмый, тыныч кына, җиренә җиткереп, үз хезмәтен башкара. Бу сүзләр нәкъ менә Ютазы авылында гомер кичерүче Наҗия Фәхретдинова турында әйтелгән кебек. Күптән инде лаеклы ялда булса да, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яши.

Мине каршы алырга чыккан ыспай гәүдәле, мөлаем йөзле, күзләреннән үк акыл сирпелеп торган апаны күргәч, бераз каушап киттем. Дөресен әйтим, 90 яшьлек әби дигәч, бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Ә ул, әнә, минем аптыраулы карашны тоймаган да кебек, җитез хәрәкәтләр белән, чәй табыны әзерләп йөри. Татар кергән кунагын чәйсез чыгарып җибәрәме инде? Җылы, ямьле өйдә, тәрәзә аша елмайган кояш яктысына мөкиббән китеп, чәй табыны артында, телеңне йотарлык балдан авыз итә-итә, Наҗия әби белән гәп корабыз. “Умарталарны хәзер Нәзилә кызым карый”, - ди ул, горурланып.

Ә тормыш юлы балдай гына булмый аның, авырлыклары да, мәшәкатьләре дә җитәрлек була. Табигатьнең могҗизаи почмагында – Хөррият авылында, 1931елда, бишенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Тугыз балалы гаиләдә үскәнгә, тормыш читенлекләрен күп татырга туры килә. Әнисе Мөнәвәрә - заманында беренче дәрәҗә Ана даны медаленә лаек булган хатын-кыз. “Әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк иде, көне-төне кырда булдык, утавын да утадык, көлтәсен дә бәйләдек, бу эш мондый, тегесе шундый, дип, эш бүлешмәдек. Эшләдек тә, дүрт чакрым ераклыктагы Бәйрәкә авылына да йөреп укыдык. Озатучы, каршы алучы булмады. Үзебез бардык, үзебез кайттык. Әниләрнең каян вакытлары булсын, алар таңнан алып, караңгыга тикле кырда булдылар. Язын кырдан черек бәрәңге җыеп, киптереп, аннан он ясап, шул черек бәрәңге онын чын онга кушып, ипи пешерүләрне онытырлыкмы соң?- дип искә ала Наҗия әби. 21 яшендә ул Биектау авылына, Мөдәрис исемле егеткә кияүгә чыга. Хатын-кызның бәхете – ирдән, ди бит борынгылар. Ире акыллы, төпле, тормыш йөген җигелеп тартучы була. Бергәләп йорт салып керәләр, 60 елга якын тигез канат булып, бер-берсенә терәк булып яшиләр, дүрт балага гомер бирәләр. Хатирәләрнең кайсысына тотынса да, Наҗия әбинең сүзләрендә шундый фикер яңгырап ята: эш яраткан бәндә начар юлда йөрми. “Гомер буе мал тоттык, - дип дәвам итә ул. - Балаларыбыз мал арасында үсте, шуңа күрә тәртипсезләнеп йөрергә вакытлары булмады. Мәктәпкә киткәндә үк малларны куып алып китәләр иде. Үзебез көннәр буе эштә булдык. Үзем гомер буе Ютазы пекарнясында экспедитор булып эшләдем, Мөдәрис АТХ

да шофер булып хезмәт итте, гел юлда иде. Ач, ялангач булмадык. Намус белән эшләдек. Үземнекен бирмәдем, кешенекенә тимәдем”. Узган гомер юлы күптән инде хәтернең иң түрендә урын алса да, үкенеч итеп искә алырлыклары булмаган. Шуңа күрә дә күңеле тыныч Наҗия әбинең.

Наҗия Хикмәтулла кызының тырыш, фидакарь хезмәте медальләр һәм мактау грамоталары белән бәяләнгән. Намуслы хезмәтенең әҗерен ул бүген татый. Тормышы җитеш, иманлы; балаларының кадерле әнисе, оныкларының яраткан әбисе булып яши ул.

Миләүшә Кәримова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев