Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Китап» радиосы командасы Агыйдел аша кичүдә «Күбәләк» җырын башкарды

Чарада катнашкан җырчы Ильяс Мингазов паромдагыларның шаккатып тыңлаганын әйтте.

Бүген «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автойөреше Башкортстан районнары һәм Уфада булачак. Актаныштан Агыйдел аша Башкортстанның Иске Янегет авылына паромлы кичүдә чыкканда, «MINGAZOV» кавер төркеме «Күбәләк» һәм «Моңлану» җырларын башкарды.

«Төрле яңгыраштагы композицияләрне сайларга булдык. Берсе — тиз темплы булса, икенчесе — лирик стильдә, күңелгә үтә торган җыр. Паромлы кичүдә моңа кадәр җырлаганым юк иде әле. Җиңел җырланды. Паромдагылар шаккатып тыңлады», — диде «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Кичә Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Моңа кадәр коллектив Мамадыш, Чаллы, Минзәлә, Актанышта булды. Бүген автомарафон Башкортстан Республикасында дәвам итә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X