Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китап ул – халык хәтере….

«Китапханә – ул һәрберебез өчен тудырылган өстәл, анда һәркем үзенә кирәкле азыкны таба ала» , -дип язып калдырган Аристотель.

Азык дигәч , тамагы ач булганнар кыздырылган каз түшкәсен яисә шулпалы бәлешне күз алдына китерергә мөмкин.Юк,юк,юк..Бу «серле мәгарәдә» сез ерак илләргә сәяхәт кылырга, маҗаралы вакыйга героена әверелергә яисә галәм киңлекләрен урап кайтырга мөмкинсез ,әлбәттә инде китапханә киштәләренә урнаштырылган «рухи азык» ярдәмендә.

Барлык төр хезмәт ияләренең профессиональ бәйрәмнәре булган кебек, китапханәләр дә искәрмә булып читтә калмыйлар. Кояшлы, чәчәкле ,ямьле майның 27 сендә китап белән «чирләүчеләр» , китап тузанын башка бернигә дә алыштырмаучыларның күңелләрен күрергә теләсәгез, аларны бәйрәмнәре белән котлагыз.

21 гасыр яшьләрен китап белән кызыктыруы бик авыр эш.Электрон җайланмаларның «мәкерле ятьмәләре» балаларыбызны камап алды.Төрле кызыксындыру чаралары уйлап табып ,яшьләрне китапханәгә тарттыру китапханәчеләрнең төп бурычы. Районыбыз буйлап сибелгән китапханәләрдә үз эшләренең осталары хезмәт итә бүгенге көндә.Аларның берсен мактап, икенчесе турында искә алмасам бик нык үпкәләрләр.Шуңа күрә ,кызлар-йолдызлар, сез булдыра торган кавемнән!Утта янмыйсыз ,суда батмыйсыз, бар өлкәдә дә алдынгы сез.Әлбәттә ,бу уңышларның башында туры сүзле , эшлекле җитәкчелек булмаса китапханәләрнең алгы сафта булуы , М.Мәһдиев әйтмешли «едва-ли».Файдалы киңәшләре , авыр минутта ярдәм кулы сузучы Елена Михайловна, Люция Рәис кызының аналарча кайгыртучан карашын һәрдаим сизәбез.Шәхсән мин- бу өлкәдә вакытлы кеше,әмма коллективның бердәм булуы нәтиҗәсендә «шыксыз үрдәк бәбкәсе» итеп сизмәдем үземне ,киресенчә күп балалы гаиләнең төпчек кызы кебек хис иттем .

Китапларның тормышыбыздагы роле турында яза башласам сүзем озакка китә , язмамны Ф.Яруллинның дүртьюллыгы белән тәмамлыйм :

Күңелеңдә очкын сүнсә -

Китап укы :

Кабызыр ул җаныңда

Яшәү уты !

Бәйрәм белән коллегалар!

И.Валеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев