Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирусны ангинадан һәм грипптан ничек аерырга

Табиб-инфекционист, медицина фәннәре кандидаты Тимур Бессараб коронавирус белән хәлне тикшереп тору һәм мониторинглау буенча оператив штаб составына керә. Ул COVID-19ны гадәти ангина, ОРВИ һәм грипптан ничек аерырга икәнлеге турында сөйләде, дип яза medikforum.ru сайты.

- Вируслы инфекцияне бактериядән ничек аерырга? Тамак төбенең ничек авыртуы, тән температурасы үзгәрүенә игътибар итегез. Әгәр тамак нык авырта икән, ә температура булмаса — бу бактериаль зарарлану дигән сүз. Вирус әлеге авыруның төгәл локализациясе билгеләреннән башка югары температура белән озатыла, - дип аңлата табиб.

COVID-19 вирусы шуның белән куркыныч, ул кешедән-кешегә бик тиз күчә.  Төрле илләрдә корбаннар санының тиз артуы да шуның белән аңлатыла.

- Коронавирус күзәнәкләргә үтеп керүе белән үзенчәлекле вирус. Ул башка вирус кебек ирекле урыннардан күзәнәк мембранасына үтеп керми. Вирусның таҗы «тормыш эшчәнлеге өчен мөһим булган» молекулаларны алмаштыру юлы белән күзәнәкләргә һөҗүм итү өчен хезмәт итә. Бу иммунитет системасының вирусны тануын катлауландыра. Шулай итеп организмда вирусның җимергеч эше башлана. Иң куркыныч нокта - сулыш органнары системасы, - дип ассызыклыйтабиб. Нәкъ менә шуңа күрә авыру ешрак пневмониягә китерә.

Оператив штаб әгъзасы Тимур Бессараб россиялеләргә коронавирус йоктыруга кечкенә генә шик булган очракта да,  башта үз-үзеңә изоляцияләргә, ә аннары гына хастаханәгә шалтыратырга һәм өйгә табиб чакыртырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Инфекцияне йоктыруның иң нәтиҗәле ысулы булып, элеккечә, инфекция чыганагыннан ераклык һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кала.

- Кулларны юарга гына түгел, ә моны бер минуттан да ким эшләмәскә, уч төбен, бармак арасын да, тырнак астын да юарга кирәк. Шул ук вакытта, аларны бер тапкыр кулланыла торган сөлгеләр белән яхшы киптерү бик мөһим, чөнки вирус дымлы кулларда да саклана ала, — ди табиб.

Ул даими рәвештә дезинфекция чаралары белән эшкәртергә, бинаны мөмкин кадәр ешрак җилләтергә чакыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X