Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирустан вакцина эшләттеңме - сертификат ал!

Русия Президенты Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә коронавирустан вакцина эшләткән кешеләргә махсус сертификатлар тапшыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

 

Хөкүмәт алдына куелган бурычлар исемлеге бүген Кремль сайтында дөнья күрде.
Документ буенча, коронавирус инфекциясенә каршы Русия вакциналары кабул иткәннәргә  махсус сертификатлар биреләчәк. Бу сертификатлар халыкара хокукка ия булып, русиялеләргә чит илләргә чыкканда яки кире илебезгә кайтканда, чикләрне тоткарлыксыз узарга ярдәм итәргә тиеш.
Әлеге мәсьәлә өчен җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнгән. Ул 2021 елның 20 гыйнварында Президент алдында бу мәсьәлә буенча хисап тотачак.
Русиядә коронавирустан вакциналаштыру эше 15 декабрьдә башланды. Мәскәүдә моңа 5 декабрьдә үк керешкәннәр иде.  Бүгенгә 800 000нән артык кешегә прививка ясалган. Төбәкләргә 1,5 миллионнан артык доза вакцина озатылган. «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4 процент тәшкил итә. Ул Гамалеи исемендәге үзәктә эшләнеп, коронавируска каршы дөньядагы беренче вакцина булып тора.
"Российская газета" .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X