Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояшлыда - газ һәм су

Урыссу бистәсенең Кояшлы микрорайонында абонементларны табигый газга һәм суүткәргечкә тоташтыру буенча эш дәвам итә.

“Газпром” хисабына Кояшлы микрорайонын газлаштыру буенча билгеләнгән физик күләм үтәлгән. Нәтиҗәдә, төп подрядчы - “СГСК Казань” хезмәтчәннәре көче белән 4000 чакрымнан артык озынлыктагы җир асты газ үткәрү торбалары сузылган. Табигый ягулыкка Мәҗитәв, Цыганов, Литвинов, Яшел, Тынычлык, Кояшлы һәм тагын ике урамдагы барлыгы 158 абонемент тоташтырылган, шул исәптән бер йөзгә якын – күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән участоклар. Шәхси торак төзелеше өчен сатып алынган һәм межаланган 64 участок яныннан газүткәргеч салынган.

- Һәр урамда газ краны куелган урыннарда тулы мәгълүмат язылган табличкалар куелды. Шәхси торак йорт төзелеше тәмамлану белән дә аны газлаштыру хаҗәте туачак. Аны тоташтыру өчен җирле подрядчыларга бары тик сары төстәге табличкалар торган урынны чокырга һәм йорттан чыккан газүткәргечне кранга ялгарга гына кирәк булачак. Шундук плитәгә газ киләчәк, - дип аңлатты район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Вадим Шәрифуллин.

2020 елда Кояшлы микрорайонында “Чиста су” республика программасы да эшләде. Барлыгы 2050 метр озынлыкта су линиясе тартырды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X