Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күренекле юбилей

 Татар хатын-кызларына хас тыйнаклыгы белән соклану уяткан Миңсылу Бәдретдин кызы Гарифуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Миңсылу Бәдретдин кызы 1926 елда Бәйрәкә авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк тормышның бар авырлыгын, михнәтен күреп, балалачактан хезмәт сөеп, эшләп үсә.

Ләкин яшьлек үзенекен итә. Эштән соң ял да итәсе, сөйгән ярың белән таңнар да каршылыйсы килә. Миңсылу Гарифуллина, үзенә тиң ярны очратып, аңа кияүгә чыга. Тормыш юлдашы белән ул дүрт бала: бер кыз һәм өч малай тәрбияләп үстерә.

24 ел буена ул фельдшерлык- акушерлык пунктында санитар булып эшли.

Әлеге хөрмәтле хатын-кызга, әнигә, әбигә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренлеге, озын гомер телибез. Һәр көнегезне якыннарыгызның җылысы һәм елмаюы бизәсен.

Лилия Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев