Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылы балалары  хәтер шәмнәрен кабызган

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда Кайгы һәм хәтер көненә багышланган чара узды.

Чарада Кәрәкәшле мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагеренда  ял итүче балалар катнашты. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары һәм аларның батырлыклары турында сөйләделәр. Музей хезмәткәре Миләүшә Кәримова Бөек Ватан сугышының тарихы һәм шушы чор экспонатлары белән таныштырды. Чара ахырында сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә шәмнәр кабызылды һәм алар батырлыгы бер минут тынлык белән искә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X