Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылында – әдәби кичә

Кәрәкәшле авыл китапханәсендә 5-9 сыйныф укучылары Башкортстан Республикасы язучылары - Россия һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы Нурия Вәлиәхмәтова һәм 15 китап авторы Тимерҗан Идрисов белән очраштылар.

 “Ач, шигърият, серләреңне” исеме астында узган чарада зыялы кунаклар тормыш һәм иҗат юллары турында сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты. Әдәби кичәдә авторларның яраткан шигырьләре яңгырады. Язучы талантыннан тыш, кунаклар искиткеч телдә сөйләм сәләтенә дә ия булып чыкты - бер сәгать дәвамында балалар аларның зур кызыксыну белән тыңлады.

Бу очрашуга шулай ук “Шигъри тәлгәшләр” җирле иҗат клубы әгъзалары Гөлфирә Мөхетдинова һәм Гөлүсә Саранова да чакырылган иде. Алар үзләренең табигатькә, улларына, туган якка багышланган иҗат җимешләрен укыды. Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хәмидуллина язучыларга дустанә мөнәсәбәттә узган җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде.

Бу матур әдәби кичә балаларыбызның хәтерендә озак сакланыр һәм әдәбиятны ярату, әле кулларына алмаган китапларны уку өчен аларга яхшы этәргеч булыр, дигән өметен белдерә Кәрәкәшле авылы китапханәчесе Ирина Әхмәтова.

Ильмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев