Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылыннан Гасима һәм Фәрит Хөснуллиннар алтмыш ел бергә

Алар - сугыш чоры балалары. Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда Фәрит агага алты яшь булса, Гасима апа бер яшьлек сабый гына була. Алар сугыштан соңгы авыр елларны да өлкәннәр белән беррәттән күтәрә.

 

Алар сугыштан соңгы авыр елларны да өлкәннәр белән беррәттән күтәрә. 
Бәхетләрен эзләп, туган авылларыннан читкә чыгып китми. Гаилә башлыгы 25 ел механизатор булып эшли, тагын ике дистә ел гомерен терлекчелек тармагына багышлый. Гасима Нух кызы утыз ел сатучы булып, авыл кибетендә халыкка хезмәт күрсәтә. 
Ир белән хатын өч кыз тәрбияләп үстерә. Аларның алты оныклары һәм җиде оныкчыклары бар.
Алтмыш ел кулга-кул тотынып, тормыш юлыннан бергә атлаучы Гасима Нух кызы һәм Фәрит Мөҗәһит улы Хөснуллиннарны Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев һәм балалары тәбрик итте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X