Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшлеләр игелекле эшләр марафонында

#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН акциясе кысаларында, Кәрәкәшле авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мохтаҗ авылдашларына адреслы ярдәм күрсәткән.

Алар пенсионер Зөмәрә Даминова һәм аның инвалид кызы Илмира Даминовада кунакта булган. Китапханә мөдире Ирина Әхмәтова аларны яңа кайткан матбугат белән таныштырган, газета битләрендә язылган яңалыклар турында сөйләгән. Авыл мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова эш планнары белән уртаклашкан һәм аларны тиздән булачак Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чәй табынына чакырган.

Мәдәният хезмәткәрләре шулай ук күп балалы ана Айгөл Зарипова гаиләсендә дә булганнар. Алар балаларны яңа уку елы башлану белән котлаганнар һәм балалар өчен кызыклы журналлар укырга тәкъдим иткәннәр, тәм-томнар белән сыйлаганнар һәм клубта үткәрелә торган чараларда катнашырга чакырганнар.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев