Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әкъсән-Александр батырлыгы

Германиядә яшәүче Инсаф Ситдыйков, яу кырында ятып калган туганы кичкән сугыш юлын өйрәнеп, аның каберен эзләп тапкан

Бу хакта редакциягә Инсаф абыйның икетуган сеңлесе, Бәйрәкә авылында гомер кичерүче Галия апа Халикова хәбәр итте. “Безнең әлеге гамәлебез каһарманнарча һәлак булган туганыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде”, - ди ул.

Сүз 1918 елда Кече Урыссу авылында дөньяга килгән  Әкъсән Минаҗетдин улы Камалов турында бара. 1930 еллар башында аларның гаиләсе Ташкичү авылына күченеп килә. Яшүсмернең күңелле, борчусыз еллары шушы авылның ямьле табигать кочагында, җиләкле тауларда, челтерәп аккан сулы инеш буйларында уза. Озакламый Әкъсән  Казан шәһәрендәге ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчеклеге) мәктәбенә укырга керә һәм өч елдан соң, Ташкент шәһәренә төзелеш эшләренә юллана. 1938 елда Ташкент хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына җибәрелә, Ерак Көнчыгыш якларында Ватан алдындагы бурычын үти. Тик туган якларына тиз генә кайта алмый әле ул, чөнки илебезгә фашист илбасарлары бәреп керә. Һәм Әкъсән, ирекле рәвештә, хәрәкәттәге армия сафларына языла. 1942 ел башында инде ул Калинин фронтында 28 нче танк бригадасының разведка взводы составында дошманнарга каршы канлы көрәшләрдә катнаша. Бу вакытта часть Ржев янында каты сугышлар алып бара. Архив материалларыннан күренгәнчә, шушы бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы, дошман уты астында безнең танкларга яу кырына чыгу юлын дөрес билгеләгәне өчен,  Әкъсән Камаловны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итәләр. Әмма кайбер тарихи чыганаклар буенча, сугышта орден-медальләр тапшыруның да үз “лимиты” була. Шуңа күрә Камаловка да орден түгел, ә “Батырлык өчен” медале тапшырыла. Иптәшләре Әкъсәнне аралашучанлыгы, кешелеклелеге, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торганы өчен хөрмәт итәләр. Сугышчан дуслары аңа, гадәттә,  Александр – Саша дип эндәшә торган була.
1943 елның язында яшь сугышчы, десант төшергән чакта, каты яралана, аягын сындыра. Шул сәбәпле, госпитальдә дәваланганнан соң,  Әкъсән, кыска вакытлы ял алып,  Ташкичүгә кайта. Гомумән алганда, Камаловка туган якларын тагын бер тапкыр кайтып күрү насыйп була әле. Гаилә архивында аның якыннары белән төшкән фотолары бүген дә саклана. Яңадан фронт сызыгына җибәрелгән  Әкъсән 34 нче уку-өйрәнү танкы полкына, 51135 нче хәрби частькә юллана. Нәтиҗәдә, биредә сержант исемен ала, заряд коручы һөнәрен үзләштерә, Кырымны илбасарлардан азат итүдә катнаша. Бу вакытта инде совет гаскәрләре дошманга каршы тулы һөҗүм операцияләре алып бара.  Каты сугышлардан соң, Әкъсән хезмәт иткән полк яңадан формалаштырыла. Камалов 57 нче Гвардия авыр танк полкына, ИС-2 танкының заряд коручысы итеп билгеләнә. Ул хезмәт иткән 3 нче Гвардия танк армиясе составындагы полк Көнбатыш Украинаны һәм Польшаны фашистлардан азат итә. 1945 елның февралендә Түбән Силез районында каты бәрелешләр башлана. Бу турыда Әкъсәннең полкташы Александр Маловның “Янып үткән яшьлегем” китабында тасвирлана. Китапның  “Лаубан – каты чикләвек” бүлегендә  Әкъсәннең  соңгы гомер мизгелләре менә болай сурәтләнә: “...Барысының да игътибары ут капкан дошман танкына юнәлгән. Һәм нәкъ менә шул иң зур хата була да инде. Моннан файдаланып, каршы яктагы йортлар арасыннан дошманның өч танкы килеп чыга һәм ут ача. Лейтенант Шаевичның танкын ялкын чорнап ала. Куе төтен эченнән танк командиры сикереп чыга. Шаевич әле һаман утны сүндерергә тырыша. Пехотачылар һәм автоматчылар “Сикер, тизрәк!”, - дип кычкыра. Аның җиргә сикереп төшүе була, танкка урнаштырылган снарядлар шартлый башлый. Механик  Горбатконың һәм заряд коручы Саша Камаловның, танк эчендә калган совет сугышчыларының гомере әнә шулай өзелә”.  Әкъсән һәм аның алты көрәштәше Миттельхофта  җирләнә, билгеле бер вакыттан соң аларның җәсәдләре Польшаның Любань шәһәрендә Каменна Гура паркындагы туганнар каберлегенә яңадан күмелә.
Илебезне хөр тормышта яшәтү теләге белән янган якташыбыз, башка бихисап совет солдатлары кебек үк, мәңгелеккә чит җирләрдә башын сала. Онытмасак, сакласак иде бу изге җаннар турындагы хатирәләрне! Сүз уңаеннан, Ташкичү авылы быел үзенең 100 еллык бәйрәмен билгеләп үтә. Истәлекле бу елда, әлбәттә, туган туфракларын җирсеп кайткан авылдашлар җыелыр, күп вакыйгалар янәдән яңартылыр, илебез өчен җанын фида кылган хөрмәткә лаек шәхесләр искә алыныр. Һәм бүген син тагын бер шундый фидакарь, батыр  улың белән чын мәгънәсендә горурлана аласың, Ташкичү! 

 Миләүшә КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев