Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лело Шиһапова: “Булсынга дип эшлим!”

Бәйрәкәдә уза торган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланган бәйрәмнәрдә бозау караучы Лело Шиһапованың исеме еш яңгырый.

 “АгроМир” җәмгыятенә эшкә1993 елның язында килә ул. Беренче эш көненнән үк яшь бозаулар тәрбияли башлаган терлекче менә инде 26 ел үз һөнәренә тугры кала. 
- Сүз дә юк, яшь малны исән-сау үстерү – ансат түгел. Әмма фермага аяк баскан беренче көнне үк “Мин булдырам!” – дип үз-үземә сүз бирдем. Башкара торган эшемнең җиңел түгеллеген аңлаган тормыш иптәшемнең дә башка тармакка, әйтик, сыер савучы булып күчәргә тәкъдим иткән чаклары булды. Юк, ел дәвамына ялсыз эшләргә дә риза мин, тик бозауларым белән бергә, - дип сөйли ул.
Үз эшенә чын-чынлап гашыйк булган терлекче турындагы язма белән район гәҗите битләрендә укырга мөмкин булачак. 
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев