Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус режимны үтәү кысаларында районда рейдлар үтәчәк

Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Бу көннәрдә Татарстанда махсус режимда яшиләр.

Коронавирус таралу куркынычы зур булганлыктан, районда урамга чыгып йөрүдән тыелып торырга тәкъдим ителде. Бу иң беренче чиратта, сезнең куркынычлыкны тәэмин итү максатыннан эшләнелә. Райондашлар әлеге режимга бик җаваплы карауларын белдереп, аеруча җитди сәбәпләр булмаганда, урамга чыкмаска тырышалар. Урамнарда халык юк дәрәҗәсендә, булса да, берәм-сәрәм генә күренгәли. Оешмаларда да җитәкчеләр, дежурлар һәм җаваплы хезмәткәрләр генә эшлиләр. Тагын бер кат исегезгә төшереп, шуны хәбәр итәбез, хөрмәтле райондашлар: Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге хезмәтләренә яки башка оешмаларга сорауларыгыз булса, аларның эш телефоннарына шалтыратып та, аларга җавап ала аласыз.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30 мартыннан 234 санлы карары нигезендә, 30 марттан башлап, санитар - эпидемиологик хәл яхшырганчы, барлык паркларга, урман паркларына керү һәм аларда булу тыела.

         Мәҗбүри ихтыяҗ чыгып, урамга чыгучылар бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта гына хәрәкәт итәргә тиешләр. Шулай ук, урамга чыккан кешеләр үзләре белән шәхесне раслаучы документ йөртергә тиешләр.

 Шулай ук, шәһәрара һәм төбәкара рейсларда йөрүче маршрут автобуслары эше дә вәзгыять яхшырганчы тукталыган.

         Бүген район үзәгендә маскаларсыз йөрүчеләр дә күренде. Аңламыйм, әллә безнең халык әлеге вәзгыятьнең никадәр җитди икәнен аңлап бетерми, әллә килеп җитмәс дип уйлый?! Дөрес, маска кигәннәре дә бар.  

Әти-әниләрне һәм балаларны тагын бер кат кисәтәбез! Мәҗбүри ихтыяҗ булмаганда, урамга чыкмавыгыз хәерле. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан махсус рейдлар оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев