Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Меңләгән Ютазы халкы – Корбан гаетендә

Урыссу бистәсенең “Мәхмүт” мәчетендә дә, һәрвакыттагыча, алма төшәр урын булмады – яшьләр һәм картлар, урта буын кешеләре бәйрәм намазына басты.

Корбан бәйрәме уңаеннан имам Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин вәгазен тыңларга дип тулы гаиләләре белән килгән урыссулыларда да бар иде арада. Әлеге бәйрәмдә, иң беренче чиратта, корбан чалган мөселман кеше өлеш чыгарган бүләк белән аз керемле, күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче картлар, инвалидлар, ятим балалар куандырыла. Әлеге гамәле белән адәм баласы үзендә киң күңеллелек, юмартлык, кайгыртучанлык кебек җан сыйфатлары тәрбияли. Үзең яратканны башкалар өчен дә ярату, үзең теләгәнне башкаларга да теләү - Ислам диненең әмере шундый.

- Һәр мөселман шушы хәдис-шәрифне үзенә яшәеш кануны итеп алса, динебез дә үсәр, җәмгыятебез дә ныгыр, киләчәккә өмет белән карый алырбыз, - дип өмет баглады Ильяс хәзрәт.

Тәкъдир әйтеп, догалар кылганнан соң, бик күп гаиләләрдә корбан чалынды. Аш-су әзерләнде, күчтәнәчләр өләшенде. Ходай Тәгалә Корбан бәйрәме гореф-гадәтләре белән үз балаларын тагын да якынайта, үзара туганлык җепләрен ныгыта. 

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев