Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгъдәнур Нигмәтҗан улы Йосыповка - дәүләт бүләге

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү дәвам итә.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Кичә әлеге күкрәк билгесен Кече Урыссу авылында гомер итүче сугыш ветераны Мәгъдәнур Нигмәтҗан улы Йосыпов кабул итте. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Монголия җирендә 24 гвардия миномет дивизиясенең укчылар полкында хезмәт итә. Гомер бакый Тукай исемендәге хуҗалыкта электрчы, эретеп ябыштыручы һәм башка төрле вазифаларны башкарган Мәгъдәнур ага илгә, халкына кирәкле эш үтәве белән бүген дә горурланып яши. Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләген аңа район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зилә Айтыкина, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Гөлсинә Әхмәтҗанова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X