Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгъсүмә әби Гыймаева озын гомернең серен сабырлыкта күрә

Ак Чишмә авылында яшәүче Мәгъсүмә Миргасим кызы Гыймаевага кичә 95 яшь тулды.

Әтисе Миргасим ага Бөек Ватан сугышына чыгып киткәндә, алты баласы белән ялгызы торып калган әнисенең төп ярдәмчесенә әверелгән уналты яшьлек Мәгъсүмә ул авыр елларда, сугыш бетәргә санаулы айлар калып килгәндә генә әтисенең яу кырында һәлак булуы турында кайгы хаты алганда, алдагы көннәрендә менә шундый бәхетле гомер, хәерле картлык кичерермен дип башына да китермәгәндер, мөгаен. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Галметдин белән алар тормыш кора. Гаилә башлыгы бик тырыш, гаилә җанлыклы кеше була. Ул бригадир, ферма мөдире булып эшли. Мәгъсүмә апа үзе дә бригада эшләрендә мәшгуль була. Ә ул вакытта гектарлаган мал чөгендерен эшкәртергә авыл хатыннары китмән тотып, бер тапкыр гына чыкмый. Бер-бер артлы туган балаларын да ир белән хатын үз үрнәкләрендә тырыш, гадел, туган җанлыклы итеп тәрбияли.

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Мәгъсүмә Миргасим кызы Гыймаеваны олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова тәбрик итте. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова юбилярга рәхмәт сүзләре әйтеп язылган РФ Президенты Владимир Путин открыткасын тапшырды. Изге теләкләргә Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлнара Хәмидуллина, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлнур Хәнипова да кушылды.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев