Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милекчеләр “Восток” ТМШ эшеннән канәгать түгел

Кичә “Восток” ТМШ идарәсендә булган күп фатирлы йортлар буенча өлкәннәр җирле муниципалитет җитәкчелеге һәм район тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәт вәкилләре белән очрашты.

Сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов моннан алда узган очрашуларда халык күтәреп чыккан сорауларның чишелү дәрәҗәсе турында мәгълүмат җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Самонина йорт буенча өлкәннәрне “Безнең ишегалды” Президент программасына йортларны сайлап алу критерийлары белән таныштырды. Чөнки бүген бу сорау бик күпләрне борчый.

Ике яклы әңгәмә барышында милекчеләр автоюлларда тизлекне чикләү билгеләре җитмәвенә, ишек алларына ясалма тигезсезлек ясауга, Пушкин урамындагы “Фарвин” сәүдә үзәге каршындагы санитариягә каршы урын турында җирле власть җитәкчелегеннән  җаваплар ишетте. Болын урамындагы 29 санлы йорт вәкилләренең исә “Восток” ТМШ эшчәнлегенә карата анык сораулары бар булып чыкты. Бу хакта без аерым язылган материал белән район гәҗите битләрендә танышырга мөмкин булачак.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев