Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мин әнкәемне төшемдә күрдем» җырының авторы, композитор Мөфтәдин Гыйләҗев вафат

Мөфтәдин Гыйләҗев 300дән артык җыр һәм романс язган.

22 апрельдә танылган композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Мөфтәдин Гыйләҗев вафат булган, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы.

Мөфтәдин Гыйләҗев 1938 елның 1 июлендә Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында туган. Ул Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәгән.

Аның әсәрләре башкорт һәм татар мәдәниятенең алтын фондына кергән, аларны эстрада йолдызлары башкара.

Мөфтәдин Гыйләҗев 300дән артык җыр һәм романс авторы. Алар арасында «Сагындыра туган як» (Риф Мифтахов сүзләре), «Әрем исе, әрем тәме» (Роберт Миңнуллин сүзләре), «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» (үзенең сүзләре) кебек халык арасында танылган җырлар бар.

Гыйләҗевларның гаилә ансамбле чыгышларын концерт һәм бәйрәмнәрдә көтеп алалар иде, диелә бу хәбәрдә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев