Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов: «Татьяна көне чын мәгънәсендә студентлар туганлыгы символы булып тора»

Татарстанда бу бәйрәм 140 меңнән артык студентны берләштерә.

«Татар-информ». Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортлары укучыларын Россия студентлары көне, ягъни Татьяна көне белән котлады. 

«Россиянең беренче университеты төзелгәннән бирле Татьяна көне чын мәгънәсендә студентлар туганлыгы символы булып тора. Татарстанда бу бәйрәм 140 меңнән артык студентны берләштерә. Без талантлы, амбициоз, актив тормыш позицияле яшьләребез белән горурланабыз. Безнең студентларның белем бирү өлкәсендә генә түгел, фән, спорт, сәнгать өлкәсендә дә уңышлары хөрмәт уята.

Бүген Татарстан белем бирү һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә берничә төп юнәлеш буенча алда бара. Безнең студентлар һәм яшь белгечләр бөтенроссия гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда һәм олимпиадаларда ышанычлы җиңүләр яулый. Узган ел республиканың берьюлы биш югары уку йорты «Приоритет-2030» программасына керде. Без шулай ук Татарстанда 2021 елның иң яхшы Россия студенты укуы белән горурланабыз.

Соңгы елларда, пандемия шартларында, безнең барыбыз да ныклыкка сыналдык. Әмма бу кыенлыклар үз көчебезгә ышаныч бирде, безнең чакыру каршы тора алуыбызны, иң катлаулы кыенлыкларны җиңә алуыбызны күрсәтте.

Кадерле студентлар! Сер түгел, уку сабырлык, эчке дисциплина, үз киләчәгеңә җитди һәм җаваплы мөнәсәбәт таләп итә. Үз югары уку йортларыгызның иң яхшы фәнни мәктәпләре традицияләрен дәвам итәрсез, илебез үсешенә лаеклы өлеш кертерсез дип чын күңелдән ышанам. Студент елларыгыз тормышыгызда иң яхшы һәм истә калырлык булсын.

Кыю булыгыз, иҗат итегез, хыялланыгыз һәм, һичшиксез, куйган максатларыгызга ирешегез! Бәйрәм белән!» — диелә котлау текстында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев