Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөкатдис Гали улы Нәфыйков күңел көрлеге белән яши

Урыссу бистәсендә яшәүче Мөкатдис Гали улы Нәфыйков кунакларны, һәрвакыттагыча, егетләчә төз сын һәм күтәренке рух белән каршы алды.

 Әле күптән түгел генә 92 яшен тутырган сугыш ветеранына һич кенә дә үзенең табигый яшен бирмәссең. Бөек Җиңү белән котларга дип килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов белән алар күптәнге танышлар кебек озак итеп халыкыбыз өлешенә төшкән авыр сугыш еллары турында сөйләшеп утырдылар.

Мөкатдис Гали улы тумышы белән Каразирек авылыннан. 1944 елда повестка тапшырганда, аңа нибары 17 яшь була. Егет Ульянвск өлкәсендә пулемет батальоны курсантына әверелә. Аларны “Максим”ка белән эш итәргә өйрәтәләр. Кызыл Армия сафларында Мөкатдис Гали улы җиде ел хезмәт итә. Туган якларына әйләнеп кайткач, Әпсәләм заводында машинист булып эшли. Җитмеш елга якын бергә гомер итүче хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның исән-сау булуы, кадер-хөрмәтен тоеп яшәве барыннан да зуррак бәхет, дип тормыштан канәгать булуын яшереп калмады сугыш ветераны.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев