Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наилә Абдуллина Ташкичү авылы халкына 30 елдан артык беренчел медицина ярдәме күрсәтә

- Туган авылым Яңа Юлда агач дранка кагылган, акбур белән агартылган медпункт бар иде.

Анда ап-ак халатлы Гөлсем апа эшләде. Мин аның ак киеменә үлеп гашыйк булдым. Урта белем турында аттестат алгач, озак уйламадым, Бөгелмә медицина училищесына укырга кердем. Һәм бер дә үкенмим. Үземне башка һөнәр иясе итеп хәтта күз алдыма да китерә алмыйм, - дип сөйли ул.
Утыз өч ел медицина стажы булган Наилә Фәһим кызы авыл халкының яраткан шәфкать туташы. Кешеләр нинди генә зар-интизар белән мөрәҗәгать итмәсеннәр, ул аларның тәннәрен дару белән дәвалый, җаннарын тәмле теле белән сихәтләндерә.
Наилә Абдуллина – уңган хуҗабикә, тәмле ризыклары белән кадерле кешеләрен сыйлаганда аннан да бәхетле кеше юктыр. Җәен ишег алды тутырып чәчәкләр үстерә. Кышын чаңгыда йөри. Табигатьнең һәр фасылыннан матурлык табып яши белүче ханым сәяхәт итәргә ярата.
Наилә ханым турында сөйләгәндә аның сәхнә остасы булуы турында да әйтми калу гадел булмас. Авыл клубында һәм Урыссу үзәк район хастаханәсендә уза торган бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Җырлый, бии, скетчларда уйный торган үзешчән сәнгать остасының һәр чыгышын сагынып көтеп ала торган үз тамашачысы бар.

Источник:https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев