Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нәбиуллин” хуҗалыгында кышлау барышы өйрәнелде

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек тармагы белгечләре “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында малларны кышлату барышы белән танышуны быел гына файдалануга тапшырган торактан башладылар.

Фермер Илдус Нәбиуллин фермада кыскача эш куелышы белән таныштырды. Семинарда катнашучылар яшь малларның рационын өйрәнде. Көннең икенче өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов туфракны туңга сөрү барышы турында мәгълүмат җиткерде. Районның баш зоотехнигы Нелли Миңнуллина терлекчелек тармагының ун айлык эшчәнлегенә анализ ясады. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений Мишурняев мөгезле эре терлек авырулары белән көрәш нәтиҗәләре, фермаларда үлем-китем турында чыгыш тотты.

Чара эшенә йомгак ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин хезмәттәшләрен, ахырына якынлашып килүче хуҗалык елын уңышлы тәмамлау өчен, киеренкелекне киметмәскә чакырды.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев