Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәфкать Нигъмәтуллин яңа концерт программасы белән кайсы районнарга килә? (АФИША)

Гадәттә, Яңа ел мәшәкатен төгәлләп укучыларыбыз бу вакытта ял итеп, рухи азык туплый башлый. Ә җырчылар өчен яңа ел башы ул актив эш башы да.

Казанда көн саен диярлек концерт, шул уңайдан тамаша заллары гөрләп тора. Татарстанның моңлы җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин да тамашачыга өр-яңа концерт программасы тәкъдим итә. Аның беренчесе 2 гыйнвар көнне Казанның Филармония залында гөрләп узды. Инде 25 елдан артык Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин тыңлаучыларны үзенең уникаль тавыш тембры, башкару манерасы, үзенең энергетикасы һәм харизмасы белән сөендерә.   Яңа программада барлык чорларның иң яхшы хитлары, шулай ук яңа җырлар тәкъдим ителгән.   "Матбугат.у"га билгеле булганча, җырчы белән бер сәхнәдә талантлы, халыкка яхшы таныш команда эшли: биюче Резеда Ганиуллина Көнчыгыш әкияти атмосферага җәлеп итәчәк, ә җырчы-музыкант, тамашачыларның яраткан артисты Ирек Галиев яңа җырлар белән сөендерәчәк.    Шулай ук талантлы музыкантлар: Илназ Мосалләмов, Гадел Әюпов, Айнур Такиуллин һәм башка артистлар онытылмаслык бәйрәм атмосферасы бүләк итәчәк.   Программаны юмор остасы Мирхәт Гайсин алып бара.   Нәфкать Нигъмәтуллинның яңа концерт прграммасы белән районнарга чыгуы да көтелә. Гыйнвар һәм февраль аена гастрольләр графигы "Матбугат.ру"га да билгеле булды. Укучыларыбыз белән уртаклашабыз:

Гыйнвар

26 Лениногорск

27 Бөгелмә

28 Азнакай

29 Сарман

30 Актүбә

31 Әлмәт

Февраль

1 Әбдрәхмән

2 Зәй

3 Баулы

4 Минзәлә

5 Актаныш

14 Яшел Үзән

16 Балтач

17 Арча

19 Буа Тулырак

https://matbugat.ru/news/?id=27707

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X