Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

НИ ӨЧЕН ЙОРТ ЯНЫНА ЧЫРШЫ УТЫРТЫРГА ЯРАМЫЙ?

Борынгыдан килгән сынамышларга колак салыгыз.

Заманча ландшафт дизайнында нарат, чыршы һәм башка ылыслы агачлар утырту бүген киң таралган. Ылыслы агачлардан үз участогың тирәли яшел койма ясарга була, чыршы, наратлар болай да бик матур күренә һәм аерым тәрбия дә таләп итми.

Тик безнең ата-бабаларыбыз моны хупламас иде, алар беркайчан да үзләре яшәгән йорт янына чыршы яисә нарат утыртмаган. Халыкта ылыслы агачлар белән бәйле күп кенә сынамышлар бар, һәм алар йорт хуҗасына яхшылык китерү белән бәйле түгел.

Иң таралганы: "Чыршы йорттан биегрәк үсеп китсә, хуҗасы авырырга, хәтта язмышы аянычлы тәмамланырга мөмкин". Шулай ук ылыслы агачның өйгә якын булуы нәсел дәвамының туктап калуына, ялгызлыкка китерә, имеш. Күпләр бүген дә бу сынамышларга ышана һәм үз участогында чыршы яки башка ылыслы агачлар утыртырга курка.

Ихатада үскән чыршы ничек куркыныч тудырырга мөмкин? Чыршы яхшы шартларда 200-300 ел яши һәм 50 метр биеклеккә җитә. Ихатага утыртканда моны исәпкә алырга кирәк. Зур үскән чыршы ботаклары, йортны, ихатаны каплап, күләгә ясап тора.

Биек үскән чыршы көчле җил вакытында сынып, зыян китерергә мөмкин. Таралып үскән тамырлары бакчадагы башка үсемлекләргә юлны ябып комачаулый. Ылыслы агачлар туфракны әчетә һәм башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми.

Чыршы еш кына, ялгыз үскән агач буларак, үзенә яшенне дә “тартырга” мөмкин. Бәлки, шул ук сәбәпләр аркасында безнең ата-бабаларыбыз чыршыларның үзләре яшәгән йортка якын булуыннан курыккандыр. Шуның аркасында сынамышлар да тугандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X