Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнвәр Нургалиевтан экспромт: гитарада уйнап, «Сандугач керде күңелгә» җырын башкара

Тамашачылар алкышларга күмгән, тик социаль челтәрдә «аккордларың дөрес түгел бит», дип төрттерүче бар.

Әнвәр Нургалиев концертында экспромт күрсәткән. Ул «Сандугач керде күңелгә» җырын үзе гитарада уйнап башкара. Әлеге кадрларны җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Шулай. Сандугач керде күңелгә. Лениза ханыма яратып тыңлап үскән җырны бүләк иттем, экспромт», — дип яза ул.


Әнвәр Нургалиев алдан репетиция ясамавын алдан ук әйтеп куя.

Тамашачы җырчыны алкышларга күмгән, алар басып, бергә кушылып җырлый.


Инстачылар да бик ошаткан. «Концертларыңда гитарага җырлауны керт әле», — дип сорыйлар. Күбесе мактый, «тыңлап туеп булмый», диләр.

«Аккордларың дөрес түгел бит әзрәк, Әнвәр. Тик барыбер молодец, ерып чыктың», — дип төрттерүче дә табылган.

Җырның көен Инсаф Хәбибуллин, сүзләрен Рәшит Әхмәтҗанов язган. Салават Фәтхетдинов бу җырны беренче булып башкарган иде. Аның концерты видеосында әлеге җыр 2.15.42 минутта башлана.

https://intertat.tatar/news/social/18-02-2021/nv-r-nurgalievtan-ekspromt-gitarada-uynap-sandugach-kerde-k-elg-yryn-bashkara-5806997

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев