Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия алды яше - киртә түгел

Шушы көннәрдә “Кәрәкәшле” җәмгыяте базасында Ютазы районы башкарма комитеты карары белән расланган тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үтте.

Комиссия үз алдына куйган бурычларының берсе - пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокуклары бозылмауны мониторинглау. Кәрәкәшле җәмгыяте базасында узган тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наил Минневәлиев, Ютазы районында Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Илмира Абдуллина чыгыш ясады. Белгечләр билгеләп үткәнчә, һәр кешенең хезмәт хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләре бар. Гражданин өчен пенсия алды яше хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә кабул иткәндә, чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә милек формаларына бәйсез рәвештә, хезмәт законнары һәм хокук нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X