Почтальон сезгә гәзит кенә түгел, тукмач та китерәчәк
Яшерен-батырын түгел, без журналистлар өчен тәү чиратта район гәзитенә язылу мәсьәләсе мөһим, шуңа күрә дә һәрдаим авыл почтальоннарының намуслы хезмәте белән кызыксынабыз.
Шул ук вакытта почтадагы хезмәттәшләребез эшенә аеруча игътибар белән карыйбыз, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма, кызганычка каршы, аларның хезмәт хакларын гына күтәрә алмыйбыз… Гәзит битләрендә авыл халкы яраткан, үз иткән һәм көтеп алган кешеләр турында рәхәтләнеп бәянлибез. Менә бүген дә шундый намус ияләренең берсе турында сөйләрбез…
Шәһәр шартларында күпчелек бу һөнәр вәкилләренә әллә ни игътибар бирмәсә дә, авыл җирендә аларны якын кешеләредәй каршылыйлар. Менә Иске Каразиректә дә Зилара Шәрипованы һәрчак көтеп алалар. Чөнки ул яңа гәзитләр белән беррәттән азык-төлек тә китерә.
Ханым почтада ярты ставкага гына эшли, аннары фермага сыер саварга китә, башкача булмый, чөнки хат ташучының хезмәт хакы белән мактанырлык түгел… Иске Каразиректә Зилара Рәсүл кызын бик яхшы беләләр, моңа шундук инандык. Почтага килгән һәркем хат ташучы белән бик ягымлы аралаша, ул барча хәл-вакыйгалардан хәбәрдар. Әйе, почтальон монда үз кеше, һәркайсына якын. Минем уйлавымча, авыл халкы аңа иң яшерен серләрен дә һич икеләнүсез тапшыра, һәм аның ике арада гына калачагын яхшы белә.
Шәрипова монда җиде елдан артык эшли. Почтага очраклы рәвештә килгән ул. «Байкал» колхозында умарталык бар чакта умартачы булып эшләгән, бу һөнәр өлкәсендә тәҗрибәсе зур.
— Әйе, колхозда тормыш кайнаган заманалар булды, — дип искә ала Зилара Шәрипова. — Бездә барлыгы 100 гә якын умарта гаиләсе бар иде, аларны ничек карап өлгәшкәнбездер, үзем дә аптырыйм, хәзер инде искә төшерәсе генә кала…
Почтальон билгеләп үткәнчә, матбугат басмаларына нигездә бер үк кешеләр языла. Зилара Шәрипованың участогында «Ютазы таңнары» район гәзитенә язылучылар беренче урында, арытаба чиратта «Ирек мәйданы», «Акчарлак», «Себерке» һәм «Безнең гәзит» алдыручылар.
Зилара Рәсүл кызы белән сөйләшү барышында аның бу катлаулы һөнәр белән акча өчен шөгыльләнмәвен аңлыйсың, чөнки хат ташучыларның хезмәт хакы ярыйсы түбән. Кешеләргә карата сөю һәм хөрмәт, эшкә тугрылык — менә шул сәбәпле ашыга да инде ул гәзит укучылар янына азык-төлек тулы сумкасын күтәреп.
Аңлашыла ки, яшьләр мондый хезмәт хакына риза булмаячак, аларның бит күбесе зур шәһәрләргә юллана. Әмма, Зилара ханым әйткәнчә, аз хезмәт хакы почта бүлекчәсенең зур булмаган коллективындагы җылы, дустанә мөнәсәбәт белән аклана. Һәм, әлбәттә инде, көн саен түземсезләнеп яхшы хәбәр, яңа гәзит китерүче хат ташучыны көткән якташлар белән аралашу үзе үк көч-дәрман өсти. Аны һәрвакыт көтәләр, менә бүген дә, ашыгырга кирәк, күрше урам әбисе чәй сораган иде ич…
Юлия Дәүләтбаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев