Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Подгорныйда Яңа ел каникуллары Бәйрәм көннәрен подгорныйлылар бик күңелле уздырды.

“Тылсымлы төн” Яңа ел концертына җыелган халыкны Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева сәламләде.

Мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, үзешчән артистлар көче белән әзерләнгән тамашада Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары төрле күңелле уеннар һәм бәйгеләр үткәрде. Яңа ел төнендә дискотека, уеннар оештырылды. Балалар өчен “Әкиятләр дөньясында” сәхнәләштерелгән тамаша узды. Икенче көнне “Кышкы күңел ачу” сурәтләр бәйгесендә катнашкан балалар татлы призларга ия булды.

Раштуа бәйрәмен без саф һавада үткәрдек. Балалар белән әти-әниләр дә килде. Бергәләп тау шудык, күңел ачтык. Светлана Хәбипова балаларны кайнар чәй һәм тәмле бутербродлар белән сыйлады. Кичен өлкәннәр «Рождество Христово» дип аталган ял кичәсенә чакырылды.

Бер генә бәйрәм дә бүләксез узмый. Роза и Нәфис Хикмәтовлар, Наталья һәм Равил Хикмәтовлар, Наилә һәм Марат Шәйхетдиновлар, Ольга һәм Марат Баталовлар, Зәйтунә Сәйфетдинова, Нария Кәримова, Нария һәм Сирен Усмановлар кебек киң күңелле иганәчеләр белән оештырылган бәйрәмнәрдән балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды.

Ризидә ӘХТӘМОВА,

Подгорный бистәсе китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев