Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Программаның гомере озынайтылды

Ютазы районында 2021 елда “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча 84 169,02 квадрат метр мәйданда төзекләндерү эшләре алып барылачак.

Агымдагы елда әлеге милли проект кысасында районда тугыз күп фатирлы йорт алды территориясе капиталь ремонтланды. Программада ишегалларын комплекслы төзекләндерү каралган. Аңа юлларны асфальтлау, тротуарлар һәм автотукталышлар төзү, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, ясалма яктылык терәкләрен ремонтлау, әгәр алар юк, яңаны кую, кер киптерү һәм келәм кагу җайланмалары һәм балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары ясау керә.

Исегезгә төшерәбез, Урыссу бистәсендә беренчеләрдән булып Пионер урамындагы 6 санлы йорт ишегалды файдалануга тапшырылды. Пушкин урамындагы 105, Урыссу урамындагы 17 санлы йорт алды территорияләре бик күркәм килеп чыкты.

- “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча без барлык объектларны да үз вакытында тапшырдык. Дөресен әйтергә кирәк, беренче коймак төерле булмасын өчен без барлык нечкәлекләрне – юллар һәм тротуарларда күлләвекләр җыелмасын өчен авышлыкларның дөреслегенә, бордюрларның җимерек булмавына кадәр игътибар иттек. Халык тарафыннан да бернинди дә ризасызлыклар кабул ителмәде. Әлбәттә, монда подрядчыларның да үз вазифаларына намус белән якын килүе зур роль уйнады, - дип сөйли район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Оксана Власова.

Киләсе елда “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча тагын да күбрәк йорт алды территорияләрен төзекләндерү өчен район башкарма комитеты хезмәтләре тарафыннан зур эш башкарылды. Ахыр чиктә республика комиссиясе тарафыннан 16 ишегалды расланды. Әмма җирле муниципалитет моның белән генә риза булмады. Тагын 26 ишек алдын төзекләндерүгә дәгъва итеп, заявка юллады. Кем белә, бәлкем фортуна безнең яклы булыр.

 

2021 елда капиталь ремонтланачак ишек аллары

Урыссу бистәсе:

* Урыссу урамы, 19;

* Мияссаров урамы, 48 һәм 50;

* Пионер урамы, 7 һәм Урыссу урамы, 62;

* Яшьләр урамы, 4 һәм 6, Тукай урамы, 6;

* Пушкин урамы, 46;

* Шамкин урамы, 49;

* Урыссу урамы, 22а;

* Горький урамы, 1;

* Урыссу урамы, 26;

* Муса Җәлил урамы 9 һәм 11;

* Тукай урамы, 23б һәм 23в;

* Шагыйрь Сирин урамы, 19.

Әбсәләм авылы:

* Комсомол урамы, 3 һәм 4.

 Ютазы авылы:

* Ленин урамы, 5 һәм 7;

* Куйбышев урамы, 32.

Алабакүл авылы:

* Үзәк урамы, 4 һәм 5.

 

Бүгенге көндә районга 16 ишек алдын төзекләндерү буенча алдан ясалган схемалар кайтты. Алар торак милекчеләре ширкәтләре, төп подрядчы - “Төзекләндерү” МУП вәкилләре, районның баш архитекторы, йорт буенча өлкәннәр тарафыннан тагын бер кат өйрәнелә, төзәтмәләр кертелә. Һәм ахыргы фикергә килеп, ишек алларын төзекләндерү буенча документация билгеле вакыт эчендә янәдән республика комиссиясенә кайтарып бирелергә тиеш.     

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2024 елга кадәр Татарстанда 6775, шул исәптән Ютазы районында 190 ишегалдын төзекләндерү күз уңында тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X