Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пәйгамбәребез: *"Әгәр бер кеше хәләл кәсеп итүдән арып ятса, гөнаһы гафу ителгән хәлдә йоклар",*- дигән.

? Җомга коймагы

 

"Ислам дине мөселманнарны мәңгелек хәят(тормыш) өчен тырышуга өндәгән кебек, дөньяви вә фани хәят өчен тырышу турысында да кызыктыра.  Бәлки бәндәләргә бу тырышуны кайбер вакыт фарыз да итә. Хакыйкатьтә, ахирәт сәгадәтенә ирешү өчен дөньяви вә фани хәяттә уңышка ирешү, хуҗалык итү, гаҗиз(көчсез) вә мескен булмау сәбәптер. Шуның өчен хәләл кәсеп итеп тә, арып ятучылар Ислам диненең искә алынган кызыктыруларын вә фарызларын җиренә җиткерүче саналырга вә гаиләләрен хурлык вә түбәнлектән коткару нияте белән кәсеп итүчеләр, бу хәдис хөкеменә күрә, гафу кылыналар (дәвамы бар)". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе", 295 нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, безгә тырыш, гыйлемле, һөнәрле, гайрәтле булып яшәргә насыйп ит. Ялкаулык, наданлык, гаҗизлек баткаклыкларыннан имин кыл.?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев