Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафис Борһанов: Көз көне дистанцион укуга күчү дигән сүз — ялган

Авыручыларның саны артуын кисәтү өчен аерым төркемнәрне һәм сыйныфларны вакытлыча гына карантинга ябып тору ихтималы бар.

ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов социаль челтәрләрдә көз көне балалар янә дистанцион укуга күчәчәк дип таралган сүзләрне ялган мәгълүмат дип әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

«Белем бирү процессы рәтләп башланмыйча да, туктатылачак, дигән имеш-мимешләр август башыннан ук йөри. Ата-аналар чатларында, социаль челтәрләрдә көз көне балалар янә дистанцион укуга күчәчәк дигән мәгълүмат тарала. Бу — ялган. Язгы тәҗрибәне кабатлау өчен бернинди нигез һәм Роспотребнадзордан рәсми раслау юк», — диде Рафис Борһанов.

Министр сүзләренчә, мәктәпләрдә, бакчаларда аерым төркемнәрне һәм сыйныфларны вакытлыча гына карантинга ябып тору ихтималы бар. «Тик бу авыручыларның саны артуын кисәтү буенча гадәти практика. Ул электән шулай оештырылган һәм беркайчан да хәзерге кебек авыр кабул ителмәгән», — диде Рафис Борһанов.

  https://tatar-inform.tatar/news/science/08-09-2020/rafis-bor-anov-k-z-k-ne-distantsion-ukuga-k-ch-dig-n-s-z-yalgan-5769502

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X