Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамил Касыймовның эшендә дә, гаиләсендә дә тәртип

Менә шулай дип Рамил Касыймов кебек кешеләр турында утта янмый, суда батмый дип әйтәләрдер, мөгаен.

Елена (15.03.2019 16:07):
Бәйрәкә ир-егете ул. Туган авылы мәктәбен тәмамлаган Рамил, урта белем алу турында таныклык белән бергә, авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итү хокукына да ия була. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткан егет ике уйлап тормый, туп-туры хуҗалыкның машина-трактор дворына эш эзләп килә. Рамил беренче тапкыр мөстәкыйль утырып, СК-5 комбайнында эшләгән көннәрен әле дә булса рәхәт итеп көлеп искә ала.
Берничә трактор һәм комбайнда эшләп тәҗрибә туплаган механизаторга бүген хезмәт коллективы иң җаваплы эш участокларын ышанып тапшыра. Өч техника өчен җаваплы җирбагар өчен сезон чәчү кампаниясеннән башлана, тишелеп чыккан шытымнарны  тукландыра, химик утау уздыра. Урак өстендә дә ул алдынгы игенче. Менә шушы тырышлыклары өчен быел Рамил Касыймов республиканың атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булды да. 
Эш - эш инде ул. Әмма гаилә һәркем өчен кирәк һәм терәк. Ышанычлы тылдан чыгып китеп, кире кайтып кергән кешенең генә тормышы тулы кыйммәтле була ала. Әле күптән түгел генә кырык яшен тутырган Рамил - зур гаилә башлыгы. Ул өч бала атасы. Әмма хезмәт фронтында гына түгел, гаилә өчен дә җан атып торган ир якын көннәрдә дүртенче тапкырга әти булу бәхетенә ирешәчәк. Ә бу тормыш юлыннан армый-талмый атлап, яңадан-яңа казанышларга ирешү өчен Ходай Тәгалә бүләк иткән стимулның иң яхшысы.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев